TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30056

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры381Количество просмотров
Опубликован29 янв.29.01.2026, 10:56
Содержимое поста

Содержимое

Русиянең кайбер югары уку йортлары киләсе елның 1 сентябреннән белем бирүнең яңа системына күчә башлаячак, ә 2027 елның сентябрендә күчеш барлык университет һәм институтларга да кагылачак. Бу хакта Русия мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә. “Студентлар кискен үзгәрешләрне сизмәячәк, ә белем бирү сыйфаты бары тик яхшырачак кына” дип белдергән министрлык вәкиле. 2026 елда бакалавриат һәм магистратура тулысынча бетерелмәячәк, дип белдергән ТАССка Русия дәүләт думасының фән һәм югары белем бирү комитеты рәисенең беренче урынбасары Ксения Горячева. Аның сүзләренчә, сүз сынау програмын планлы рәвештә киңәйтү турында бара. Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә билгеләп узучыларынча, яңа белем бирү програмы кысаларында студентлар базалы югары белем һәм махсуслаштырылган югары белем алачак. Дипломнарда эш бирүчеләр өчен аңлаешлы булган конкрет белгечлекләр күрсәтеләчәк, мәсәлән “химик-эксперт”, “химик-тикшеренүче”, “метталург¬-инженер” һәм башкалар. Украинада сугыш башлангач Русия хакимиятләре Болонья системыннан чыгу турында карар кабул итте. Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерүенчә, “илдә дәүләтнең икътисад мәнфәгатьләренә нигезләнгән һәм һәр студент өчен мөмкинлекләрне югары дәрәҗәдә күтәрүче уникаль белем бирү системы булдырылачак”. Элегрәк Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы да бу өлкәдә эш алып барылуын һәм күчешкә әзер булуын әйтте. «Русия мәгариф һәм фән министрлыгының киләчәк карарлары нигезендә гамәл кылачакбыз», диделәр министрлыкта. Бу хакта "Татар-Информ" язды. ▪️Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә белем бирүдә дә үзгәрешләр булачак. Мисал өчен чит телен укытуны кыскартачаклар. Бу хакта Азатлык Радиосы язды – монда укыгыз. @azatliqradiosi