Содержимое
ФБК төзлеше министры Ирек Фәйзуллинның икенче гаиләсе һәм 1,8 миллиард сумлык милке барлыгы ачыклаган Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) тикшерүенә күрә, Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллинның ике гаиләсе бар, һәм аларга Мәскәү белән Казанда гомуми бәясе 1,8 миллиард сум тәшкил иткән күчемсез милек рәсмиләштерелгән. Министр 40 елдан артык Гүзалия Фәйзуллина белән никахта тора. Әмма шул ук вакытта аның Надежда Трубилина белән корган икенче гаиләсе дә бар, аларның ике балигъ булмаган уллары үсә, дип белдерә ФБК. Тикшерү авторлары әйтүенчә, Фәйзуллин бу балаларны үзенеке дип рәсми рәвештә таныган, ләкин беркайчан да декларацияләрендә күрсәтмәгән. Тикшерүдә улларының туу турында таныклыклары да китерелә. Надежда Трубилина исеменә Казанда гомуми бәясе 150 миллион сумлык дүрт фатир теркәлгән. Моннан тыш, аның Мәскәү өлкәсе Agalarov Estate бистәсендә йорты бар (мәйданы кимендә 1000 квадрат метр, якынча бәясе — 200 миллион сум), шулай ук Мәскәү елгасы ярындагы Sydney Prime клуб йортында гомуми мәйданы 400 дүрткел метр тәшкил иткән дүрт фатир да аныкы. Әлеге дүрт фатир 196 миллион сумга сатып алынган, шул ук вакытта аларның базар бәясе 385 миллион сум тәшкил итә. Тикшерү авторлары фатирларның базар бәясеннән ике тапкыр арзанрак сатылуын төзелеш ширкәтләреннән министрга бирелгән яшерен ришвәт формасы булырга мөмкин, дип бәяли. Тикшерүдә Трублина кигән бер пәлтәнең 500 мең сум булуы, балалары һәм бала караучы белән Мальдив, Сейшел утрауларында даими ял итүләре, бер ялның бәясе якынча 1 млн сумга төшүе турында да әйтелә. Министрның Гүзалия Фәйзуллинадан булган олы балалары да кыйммәтле күчемсез милеккә ия, диелә тикшерүдә.