Содержимое
Татарстанда халык язучысы Аяз Гыйләҗевкә һәйкәл эскизына бәйге уздыралар Республика мәдәният министрлыгы Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевкә һәйкәл кую өчен иң яхшы эскиз өлгесенә ачык иҗади бәйге үткәрергә ниятли. Моңа кагылышлы боерык өлгесе хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза. Бәйгене 5 февральдән 5 апрельгә кадәр үткәрү планлаштырыла. Киләчәктә һәйкәлне Чаллы татар дәүләт драма театры алдына кую күздә тотыла. Эскиз проектында Гыйләҗевне тулы буйга сурәтләү тәкъдим ителә. Бәйгедә профессиональ скульпторлар катнаша алачак. Иң яхшы эскизны Татарстан мәдәният министрлыгы, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры, Казан һәм Чаллы башкарма комитетлары вәкилләре, шулай ук мәдәният эшлеклеләреннән торган бәйге комиссиясе сайлап алачак. Аяз Гыйләҗев 1928 елда Сарман районының Чукмарлы авылында, укытучы гаиләсендә туган. 1950 елның 22 мартында кулга алына. Бер ел дәвамында ул Казанның Черек күл төрмәсендә утыра, аннары Караганда лагерына озатыла. Аяз Гыйләҗев ул елларда күпчелек зыялылар кебек советларга каршы оешма төзүдә, Сталинга яла ягуда гаепләнеп хөкем ителә. ГУЛАГ лагерында алты ел утыра. Сталин үлеменнән соң аклана. Ул хикәяләр, очерклар, мәкаләләр һәм повестьлар авторы. 1950 еллардан башлап, аның пьесалары театр сәхнәләрендә куела башлый. Иң мәшһүр әсәрләре арасында — «Өч аршын җир», «Зәй энҗесе», «Уртада», «Язгы кәрваннар», «Мәхәббәт һәм нәфрәт» повестьлары бар.