Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 гыйнвар, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Әлеге минутларда Башкорстан башылгы Радий Хәбировның республика парламенты - Корылтайга мөрәҗәгате бара. Чыгышының күп өлешен ул Украиандагы сугышта катнашучыларга, анда югалганнарны зләү, һуманитар йөк ташуга багышлады. 🔸Владимир Зеленский Русия белән «энергетик тынлык» башлануын раслады.. 🔸Европа Берлегенең Русияне акча юдыру һәм террорчылыкны финанслау хәвефе зур булган илләрнең «кара исемлеге»нә кертү турындагы карары эшли башлады. Тышкы сәясәт башлыгы Кая Каллас фикеренчә, бу чара Русиягә Украина сугышын финанслауны катлауландырырга тиеш. 🔸Доналд Трамп Куба АКШның «дәүләт иминлегенә яный» дип Кушма Штатларда гадәттән тыш хәл кертте. Бу АКШка Кубага нефть китерүче илләрдән импортка өстәмә салымнар кертү мөмкинлеге бирә. 🔸Израил саклану гаскәре хәбәр иткәнчә, ХӘМӘС белән сугыш барган вакытта Газзә сызыгында якынча 70 мең кеше һәлак булган. Бу хакта The Jerusalem Post яза. Табылган мәетләрнең 90 проценттан артыгының исем-фамилиясе һәм шәхесе ачыкланган. 🔸Нидерландның Дусбург шәһәрендә билгесез затлар төнлә Көмеш музеен талап чыккан. Алар гомуми бәясе дистәләгән мең евро торган 300дән артык экспонат урлаган.