TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30068

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры566Количество просмотров
Опубликован30 янв.30.01.2026, 10:05
Содержимое поста

Содержимое

❗️Казанда 1552 җырын башкаручы Усалның планлаштырылган концерты уздырылмаячак Татарча панк-рок стилендә җырлаучы Усал (бу — аның сәхнә тәхәллүсе, чын исеме — Назыйм Исмәгыйлев) 30 гыйнварда Казанда, Reborn барында узарга тиешле концерты булмаячагын хәбәр итте. Сәбәпләрен аңлатмаган. Ул: "Бездән тормаган сәбәпләр аркасында 30 гыйнварда Reborn барында планлаштырылган концерт үтмәячәк. Сатып алынган барлык билетлар өчен акча тулы күләмдә кайтарылачак", диде ул. Билетның бәясе — 2 мең сум. Барлык билетлар да диярлек сатып бетелгән. Концертка килергә җыенучылар арасында сатып алынган билет өчен акчаны кире алмаячакмын, артистка калсын дип фикер әйтүчеләр һәм моңа башкаларны да кыстаучылар барлыкка килде. Усал 2021 елда "1552" дип аталган сингл чыгарды. Ул шунда ук яшьләр арасында популярлык казанды. 1552 дип язылган киемнәр, башка истәлекле әйберләр сатуга чыкты. 1552 – татарлар өчен мөһим тарихи дата, бу Казан ханлыгының Мәскәү кенәзлеге тарафыннан яулап алынган, татар дәүләтенең юкка чыгу вакыты. Соңгы вакытта аны хакимият ярдәмендә уздырылган татар чараларында сирәк күреп була. Мәсәлән, узган елны Усал даими катнашучы булса да "Мин татарча сөйләшәм!" фестивалендә чыгыш ясамады. Шулай ук 30 август Казан кирмәнендә уза торган "ДәртФест" (элеккеге атамасы – "Tat Cult Fest") шулай ук Усалсыз узды. Азатлык чыганакларына караганда, оештыручыларга аны чакырмаска, катнаштырмаска дип киңәш ителгән. Хакимиятне Усалның сәяси текстларыннан курка дип аңлатучылар бар. Усал – Назыйм Исмәгыйлев Казанда 1986 елда туган. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты архитекторга, Казан дәүләт мәдәният институтында дизайнерлыкка укыган. Ул татар дөньясында танылган шамаил остасы Нәҗип Нәккашның улы буларак та билгеле. Ул да әтисе кебек каллиграфия белән шөгыльләнә. Татар телендә иҗат итә. Гаиләсе бар, ике бала әтисе. Тулырак 👉монда укыгыз.