TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30071

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры446Количество просмотров
Опубликован30 янв.30.01.2026, 16:19
Содержимое поста

Содержимое

Сугышка гына багышланган юллама. Радий Хәбиров Башкортстанның социаль-икътисади проблемнарын искә алып тормады Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның Дәүләт Җыены-Корылтайда ясаган чыгышы нигездә "махсус хәрби операция" (СВО)(Русиянең Украинадагы сугышын рәсмиләр шулай атый) темасына багышланды. Республика үсеше, икътисад һәм социаль мәсьәләләр чыгыш ахырында гына, гомуми рәвештә телгә алынды. Хәбиров хзрбиләрне "ил өчен иң мөһим кешеләр" дип атады, "барысы да җиңү өчен" шигаре белән Башкортстанның ничек итеп фронттагы сугышчыларга, Русия оккупациясендәге Украина шәһәрләрендә миллиардлаган сумга төзелеш-төзекләндерү эшләре алып бару, сугыш өчен 10 мең дрон җитештерү, "Кыш бабай" дип аталган авыр дрон әзерли башлаулары турында сөйләде. Ә менә Башкортстанда мәктәпләр җитмәве, халыкның начар юлларга зарланулары, авылларда күперләрне халыкның үз акчасына салулары, ә иң мөһиме сугышта республикадан күпме ирнең һәлак булуы турында берни дә әйтмәде. Хәбиров 2026 елның да җиңел булмаячагын әйтте, әмма республика барлык сынауларны да үтәргә сәләтле дип белдерде. Мәкаләне тулысынча 👉монда укыгыз.