Содержимое
Русиядә хакимият тарафлы "Беренчеләр хәрәкәте"нең («Движение первых») Татарстан бүлеге күчмә лагерен Дубайда уздырачак Моның өчен Татарстан яшьләр министрлыгы аша бюджеттан тыш чыганаклардан 12 миллион сум тотылачак. "Бизнес Онлайн" язуынча, Гарәп Әмирлекләренә лагерьга көз көнне 80 үсмер барачак. Әлеге яшьләрне министрлык ачык бәйге нәтиҗәсендә сайлап алачак диелә. "Беренчеләр хәрәкәте"ндә басмага аңлатуларынча, Дубайда узучы сменаның төп бурычы — социаль яктан актив һәм патриотик тормыш позициясенә ия булган яшьләргә ярдәм итү, шулай ук ике ил яшьләре арасында элемтәләрне арттыру, Татарстан һәм Русия мәдәнияте белән кызыксындыру. "Беренчеләр хәрәкәте" узган елны 100 укучыны Малайзиягә лагерьга җыйган иде. Әлеге сәфәр 20 миллион сумга төшкән дип яза Бизнес Онлайн. Акчалар республиканың Яшь дипломатия академиясе аша бүленгән. ▪️2022 елның 6 июлендә Русия думасы совет чорындагы пионериягә охшаш балалар һәм яшьләр оешмасы төзү турында канун кабул итте. Декабрь аенда "Беренчеләр хәрәкәте" оешты. Татарстанда аның бүлеген элекке яшьләр министры Тимур Сөләйманов җитәкли. @azatliqradiosi