Содержимое
1 февраль Халыкара хиҗап көне билгеләнә. Аның төп максаты — мөслимәләр өчен хиҗапның, яулыкның әһәмиятен аңлату, җәмгыятьтәге стереотипларны җимерү. Бу көн мөслимәләрнең яулык бәйләп йөрү хокукын яклау нияте белән гамәлгә куелган. Азатлык Радиосы Татарстаннан чит илгә күченгән берничә яулыклы мөслимә белән сөйләшеп, башка илләрдә хиҗапка карата мөнәсәбәт, җәмгыятьнең кабул итүе һәм мөслимәләрнең үзләрен ничек хис итүе турында фикерләрен белеште. Гөлнара (исеме үзгәртелде) тумышы белән Татарстаннан, инде биш ел тирәсе Чехиядә яши. "Урамда кешеләрнең миңа сәерсенеп карауларын сизә идем. Хәзер дә андый карашлар очрый, әмма мин инде моңа игътибар итмим. Бигрәк тә олы яшьтәге кешеләр хиҗапка ныграк карый. Бу, гадәттә, элекке Чехословакия чорында яшәгән буын вәкилләре. Шуңа күрә эш эзләгәндә резюмема фотосурәтләр куймый идем. Ахыр чиктә мине лабораториягә эшкә алдылар. Җәй көне Татарстанга кайткач, анда да бер лабораториягә эш сорап бардым — мине алырга әзер иделәр, хиҗап турында бер сүз дә әйтмәделәр. Ләкин мин кире Чехиягә китәргә булдым", ди ул. Әлфия (исеме үзгәртелде) хәзер гаиләсе белән АКШта яши. Ул Татарстандагы зур шәһәрләрнең берсеннән. Хиҗапны ул мәктәптә укыган елларында япкан. "Мин хиҗапны 13–14 яшьләр тирәсендә яптым, бу 1998 елларга туры килә. Ул вакытта яулык бәйләүчеләр әле бик күп түгел иде. Мәктәптә мин бердәнбер яулыклы укучы булдым. Университетта да мин үзем генә хиҗаптан йөрдем. Әмма яулык аркасында беркайчан да җитди проблемнар булмады. Мәктәптә җыештыручыларның бүлмәләре бар иде, мин шунда кереп намаз укый идем. Университетта исә гардеробта эшләүче хатын-кызлар мине намаз укырга кертәләр иде. Кыскасы, бу яктан авырлыклар кичермәдем", ди ул. Аның әйтүенчә, 1990 еллар ахырында җәмгыять хиҗаплы мөслимәләрне күрергә әле ияләшеп бетмәгән була, шуңа күрә кимсетеп сүз әйтүчеләр дә очраган. — Авылга кайткач: "Безнең әби-бабайлар яулыкны болай бәйләмәгән, ник аны өчпочмаклап, косынка итеп кенә бәйләмисең?" — дип әйтәләр иде. Мин беркайчан да кеше сүзенә карап яшәмәдем. "Монашка" дип кычкырып калучылар да булды. Әтием дә минем яулыктан йөрүемә каршы иде, хәтта минем белән бергә чыгып йөрисе дә килми иде. Шуңа күрә хиҗап ябу миңа шактый авыр бирелде кебек, — дип искә ала ул. АКШка күчкәч, Әлфия үзен күпкә иркенрәк хис итә башлаган. — Миңа бик рәхәт булды. Беркем дә сәерсенеп карамый, бассейнга буркинида да кереп була, спорт белән дә иркен шөгыльләнергә мөмкин. Без башта кечкенә генә штатка килеп урнаштык, кешеләргә бераз сәер тоелса да, танышырга, сөйләшергә тырышалар иде. Университетта укыдым, соңрак анда математика фәненнән ассистент булып эшләдем, гамәли дәресләр алып бардым. Яулык аркасында бернинди проблем да булмады. Калифорниягә күчкәч исә, гомумән, хиҗапка игътибар итүче дә калмады. Әмма Германиядә тәҗрибәсе башкача булган. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi