Содержимое
Бүген математик Азат Мифтаховның тоткарлануына җиде ел Яшь кенә булуына карамастан, ул инде икенче тапкыр төрмәдә утыра. Мифтаховның тоткарлану тарихы болайрак: 2019 елның 1 февралендә Мәскәүдә, "Народная самооборона" анархист оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, 12 кеше тоткарлана. Алар арасында Азат Мифтахов та була. Анархистларның "Народная самооборона" берлеге үзенең "Вконтакте" битендә тоткарланган анархистларны газаплаулары турында яза. Сүз уңаеннан, Мифтахов үзенең "Народная самооборона" оешмасында торуын инкарь итә, ә оешма үзе әгъзалары турында мәгълүмат бирми. Тоткарланучыларның берсе – Даниил Галкин әйтүенчә, аны, кыйнап, "активист Азат Мифтаховка каршы күрсәтмәләр бирергә", федераль телеканалга "анархистларны тәнкыйтьләүче комментар бирергә" күндерәләр. Һәм камерага куәт оешмалары белән хезмәттәшлек итәчәген әйттерәләр. Галкин сүзләренчә, Балашиха полиция бүлегендә ул ФСБ хезмәткәрләренең "инде кеше кыяфәте калмаган" Мифтаховка янауларын һәм кулларын каеруларын күргән һәм башка активистның акыруларын ишеткән. "Народная самооборона" язуынча, тоткарланучыларның берсе "газаплаулардан качу өчен кан тамырларын кискән һәм ниндидер дарулар эчкән". Соңрак Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина тоткарлау вакытында Мифтаховны газаплаулары һәм аңа көчләү белән янаулары, вә аның, кыйнаулардан куркып, кулындагы кан тамырларын кисүе турында хәбәр итте. Мифтаховтан башка барысы да шул ук көнне азат ителә, ә сак астында калдырылган Азатка Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә шартлаткыч әзерләп, газүткәргеч шартлатырга җыенуда гаеп белдерелә. Ул гаебен танудан баш тарта һәм бу эш ялганга корылган дип белдерә. Ә теркәлү беркетмәләре 2 февральдә генә төзелә. Бу вакытта, аның кайда икәнлеген белә алмыйча, Түбән Камадан килгән әнисе Гөлнур Хөсәенова, абыйсы Гадел Фәхриев, адвокаты Светлана Сидоркина, активистлар һәм хокук яклаучылар берничә көн төрле бүлекчәләрдән Азатны эзләп йөри. Шартлаткыч әзерләве дәлилләнмәгәч, Мифтахов сак астыннан чыгарыла, әмма изолятордан чыгуга аны, кабат тоткарлап, Тикшерү комитетына алып китәләр – "террорчылык" маддәсе буенча гаебе расланмаган Мифтаховка "хулиганлык" маддәсе (Русия Җинаять кодексының 213нче маддәсенең икенче бүлеге) нигезендә яңа эш ачалар, хәзер инде ул Хорвинодагы "Бердәм Русия" офисын яндырырга җыенуда гаепләнә. Азат үзе дә, әлеге эштә гаепләрен таныган башка фигурантлар да Мифтаховның бу эш вакытында анда булуын инкарь итә. Әмма, гаепләрен таныган, шул ук вакытта сак астына алынмаган башка фигурантлардан аермалы буларак, бер Мифтахов кына ирегеннән мәхрүм ителә, башкаларга шартлы хөкем бирелә яки алар илдән качып өлгерә. "Бердәм Русия" офисына ут төртүдә гаепләнгән Азат Мифтахов 2021 елның 18 гыйнварында алты елга хөкем ителә. Җәза вакыты узгач, колониядән чыкканда аны кабат тоткарлыйлар. Болар хакында Азатлык Радиосы язды. Азатка тагын колониядә бер ел да җиде ай утырасы калды. @azatliqradiosi