TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30090

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры400Количество просмотров
Опубликован2 февр.02.02.2026, 06:00
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Белгород өлкәсенең Иске Оскол шәһәренә украин дроны һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта өлкә губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итә. Моннан тыш, өч күпкатлы йортта унлап фатирның тәрәзәләре ватылган. 🔸Якшәмбе кичендә Киевта 244 йорт җылысыз калган. Бу хакта шәһәр мэры Виталий Кличко хәбәр итте. Шимбә көнне Украина энергетика системасында килеп чыккан авариядән соң Киевның 3419 күпкатлы йортында җылылык өзелгән иде. Энергетиклар белдерүенчә, 2 февральдән башлап Киевта электр энергиясе график буенча биреләчәк. 🔸Казакъстан OpenAI белән эшләгән, Русия һәм Украина ватандашлыгы булган программистны депортацияләде. Русиягә кайтуга аны дәүләткә хыянәт эше нигезендә тоткарлаганнар. 25 яшьлек Александр Качкуркинны Казакъстаннан җибәрү өчен ике ялган административ беркетмә кулланылган, дип хәбәр итә «Беренче бүлек» хокук яклау проекты. Качкуркин Кырымда туган. 2014 елда ярымутрау аннексияләнгәч, ул Русия паспорты алырга мәҗбүр булган. Сәяси сәбәпләр аркасында Казакъстанга китеп, DevOps-инженер һәм IT өлкәсендә программист булып эшләгән, шул исәптән ChatGPT-ны булдырган OpenAI ширкәте белән дә хезмәттәшлек иткән. Программистка Украинага акча күчерүдә гаепләп, дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә эш ачканнар. 🔸Башкортстанда Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров истәлегенә актерлык җыры бәйгесе оештырылачак. Бу хакта Русия Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителгән, дип яза 'Башинформ'. Бәйге быел ноябрь аена планлаштырылган. 🔸Ильяс Гафаров рәсми рәвештә «Татаркино» җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта ширкәтнең сәхифәсе хәбәр итә. Элекке җитәкче Миләүшә Айтуганова вазифасыннан узган елның октябрендә китте. «Татаркино» — Татарстанда кинематография үсеше өчен җаваплы төп дәүләт оешмасы. Ул кино җитештерү, фильмнар күрсәтү, фестивальләр, форумнар, иҗади очрашулар оештыру һәм Русия төбәкләре белән, шулай ук чит илләр белән мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү белән шөгыльләнә. @azatliqradiosi