TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30091

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры393Количество просмотров
Опубликован2 февр.02.02.2026, 07:36
Содержимое поста

Содержимое

Мәхкәмә Пермь активисты Ирина Фәйзуллинаны ФБКка 2 100 сум күчергәне өчен 300 мең сум штрафка тартты Гаепләү ягы активистка 550 мең сум штраф салуны сораган иде. Бүген Березникида узган мәхкәмә утырышында дәүләт гаепләүчесе Пермьдәге элекке Навальный штабы волонтеры, активист Ирина Фәйзуллинаны 300 мең сум штрафка тартты дип хәбәр итә Идел.Реалии. Хөкемдар Юлия Чупина активистны "экстремистик эшчәнлекне финанслауда", ягъни Коррупциягә каршы көрәш фондына (ФБК) акча күчерүдә гаепле дип тапты. Карар үз көченә кергәнче Фәйзуллинага чит илгә чыгу тыела. ▪️Җирле хокук яклаучы Артем Фәйзуллинның хатыны Иринаны һәм шулай ук Пермьдәге Навальный штабының тагын бер элекке волонтеры Елена Гусеваны узган елның 27 августында Березникида “экстремистик эшчәнлекне финанслау” маддәсе нигезендә тоткарлаганнар иде. Гусевага ФБКка җиде тапкыр 500 сумнан күчергән, ә Фәйзуллина — җиде тапкыр 300 сум күчергән ди тикшерүчеләр. Артем Фәйзуллин Ирина автоматик түләү куйгандыр һәм ФБК экстремистик дип танылганнан соң да аны сүндерергә оныткандыр яисә бу картаны бөтенләй кулланмый башлагандыр дип уйлый. Алар Росфинмониторингның “террорчылар һәм экстремистлар” исемлегенә кертелгән. Иринага ире белән аралашу тыелды. Ирина Фәйзуллина дөньяда калий ашламалары җитештерүче иң зур ширкәтләрнең берсе булган «Уралкалий» ширкәтендә әйләнә-тирә мохитне саклау белгече булып эшләгән. Аның ире Артем Фәйзуллин Русиядә Алексей Навальныйны ачыктан-ачык яклаган беренче полиция хезмәткәре буларак билгеле. Idel.Реалии мәгълүматынча, Елена Гусева һәм Ирина Фәйзуллина ФБКка акча күчерүдә гаепләрен таныган. Узган атнада Гусеваны 300 мең сум штрафка хөкем иткәннәр, дәүләт гаепләүчесе исә аны дүрт ярым елга колониягә җибәрүне сораган булган. ▪️ Русиядә ФБК “экстремистик оешма” дип танылганнан соң, фондка иганә итүгә бәйле кимендә йөз җинаять эше кузгатылды. @azatliqradiosi