TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30095

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры445Количество просмотров
Опубликован2 февр.02.02.2026, 14:50
Содержимое поста

Содержимое

Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылындагы 1нче санлы “Кояшкай” балалар бакчасының түбәсе өлешчә җимерелгән. Зыян күрүчеләр юк. Район хакимияте башлыгы Марат Гафаров “Вконтакте” сәхифәсендә язуынча, түбәгә 2011 елда ремонт ясалган. 2024 елда эчке эшләр (бүлмәләрне тышлау, дренаж системын монтажлау һәм җирлекне төзекләндерү) башкарылган. Моның өчен 20 миллион сум тотылган дип яза Mash Iptash. Хәзер балалар бакчасы вакытлыча эшләмиячәк. Барлык 127 бала да башка балалар бакчасына җибәреләчәк. Балаларны автобуста илтү оештырылачак ди район хакимияте башлыгы. Татарстанда балалар бакчасы түбәсе ишелгәндә, республика Украинаның басып алынган Рубежное шәһәренә «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уены өчен җиһазлар комплектлары җибәргән. Аңа кадәр, гыйнвар азагында, Татарстан Лисичански һәм Рубежноега мәктәп дәреслекләре җибәргән иде. “Татар информ” язуынча, Татарстан җибәргән әйберләрне тапшыруда элекке яшьләр министры, хәзер премьер-министр урынбасары Ринат Садыйков катнашкан. Сентябрьдә ул Татарстаннан Лисичански һәм Рубежное төбәкләре өчен җаваплы итеп билгеләнде. Билгеле булганча, Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен республика төзекләндерә. @azatliqradiosi