Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә элекке тулай торак бинасында янгын чыгу нәтиҗәсендә ике ир кеше һәм бер хатын-кыз һәлак булган дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы. Тагын бер хатын-кызны хастаханәгә салынган. 🔹Русия дроны һөҗүме нәтиҗәсендә Киевта ике кеше, Харьковта дүрт кеше яраланган. Киевта 22 катлы йортка зыян салынган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. Харьковта энергетика инфраструктурасына һөҗүм ясалган. Харьков мэры Игорь Терехов үз Телеграм-каналында язуынча, иң зур ТЭЦларның берсенә тоташкан 820 йортта җылылыкны сүндерергә туры киләчәк. Бу челтәрләрнең катуын булдырмас өчен кирәк, ди ул. 🔹Брянски өлкәсендә Украина кораллы көчләре "Мираторг" авыл хуҗалыгы ширкәтенә һөҗүм иткән. Өлкә губернаторы белдерүенчә, бер хезмәткәр яраланган. 🔹АКШ президенты Доналд Трамп белдерүенчә, Һиндстан Русиядән нефть сатып алуларны туктатырга ризалашкан. Бу хакта ул Truth Social социаль челтәрендә Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди белән телефон сөйләшүеннән соң язды. АКШ президенты ачыклавынча, хәзер ул Һиндстан өчен сәүдә пошлинасын кичекмәстән 25 проценттан 18 процентка кадәр киметәчәк. 🔹Куәт оешмалары Сочи һава аланында Сербиядән кайтып килүче Чиләбе адвокаты Олег Степановны тоткарлаган. Элегрәк ул сәяси тоткыннарны яклаганнан соң Русиядән мәҗбүри китәргә мәҗбүр булган иде. Аңа полициягә буйсынмау маддәсе нигезендә беркетмә төзелгән, дип хәбәр итә «Беренче бүлек» хокук яклау проекты. @azatliqradiosi