TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30101

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры436Количество просмотров
Опубликован3 февр.03.02.2026, 11:34
Содержимое поста

Содержимое

2025 елның октябрендә Кырымда кулга алынган мөслимә Насиба Саидова Акмәчетнең 1нче тикшерү изоляторында (СИЗО-1) аңын югалткан. Аңа фельдшер чакыртканнар. Бу хакта кыз иренә язган хатында хәбәр иткән, дип сөйләгән "Кырым теләктәшлеге"нә Саидованың әнисе Динара Июпова. Июпова сүзләренчә, медицина хезмәткәре аның кызының кан басымын үлчәгән, әмма башка бернинди дә чара күрмәгән. "Без хәтта ниләр булганын да белмибез. Кан басымы күпме булганын да әйтмәде. Ни белән бәйле икәнен аңламыйбыз, бик борчылабыз", дип уртаклашкан мөслимәнең әнисе. Элек сак астына алынган мөслимәләр үз хокукларының бозылуы турында берничә тапкыр әйтте. Аерым алганда, Саидова җылытылмый торган, кайнар сусыз һәм тәрәзәсе тыгыз ябылмый торган каммерада тотылган. Шуның аркасында камерада салкын һәм дымлы булган, һәм кыз салкын тидергән. ▪️Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова 15 октябрьдә сак астына алынды.