Содержимое
Казанда җинаятьчеләрне видеокамералар һәм ясалма интеллект ярдәмендә эзли башладылар Нейрочелтәр Казанда урнаштырылган камералардан мәгълүматны өйрәнә һәм берничә мизгелдә кирәкле кешене таба ала, диелә Ростех белдерүендә. Кешене тану төгәллеге 99,9% тәшкил итә диелә. Татарстан түрәләре бу "иминлек һәм комфорт" максатыннан эшләнә дип белдерә. Казанда "Имин шәһәр" програмы кысаларында видеокүзәтү камераларын арттырдылар. 🔵Белгечләр иминлектән тыш бу ысулның куркыныч яклары бар дип кисәтә һәм мисал булып Кытайдагы Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесен китерә. Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган. 🔵Бу системны Кытай хакимияте уйгырлар һәм башка җирле мөселманнарны контроль итү, эзәрлекләү өчен киң куллана. Ә сез видеокамералар һәм ясалма интеллектны куллану кирәк дип саныйсызмы? Бу чыннан да иминлек артуына китерәчәк дип ышанасызмы?