Содержимое
Татарстанда бер ел эчендә яман шеш авыруларыннан үлем күрсәткече арткан Татарстанда 2025 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча яман шеш авыруларыннан үлем 4,3 процентка арткан. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагоманов матбугат очрашуында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада яман шеш авырулары белән авыру очраклары 10 мең кешегә 187,7 очрак тәшкил иткән. 2024 елда Татарстанда онкологик авырулардан үлем 100 мең кешегә 168 очрактан 175,7 очракка кадәр артты. Шул ук вакытта бу күрсәткеч Русия буенча уртача дәрәҗәдән түбәнрәк калды — ил күләмендә ул 100 мең кешегә 191,5 очрак тәшкил иткән. Моннан тыш, 2025 ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанның 26 районында беренче елда үлем күрсәткече арткан (2024 елда мондый районнар 17 иде). Әмма гомумән республика буенча бу күрсәткеч кимегән: яман шеш диагнозы куелганнан соң беренче ел эчендә вафат булган авырулар өлеше 18,27 проценттан 17,01 процентка төшкән. Бүген дөньяда яман шешкә каршы көрәш көне