Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Азат Хөсәенов вафат. Бу хакта «Мабугат.ру» хәбәр итә. Азат Гаян улы 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында туган. Аңа 66 яшь иде. 🔸Русия югары уку йортларында урыс телен дәүләт теле буларак өйрәтергә җыеналар. Владимир Путин бу уңайдан тәкъдимнәр әзерләргә кушкан. 🔸Латвия премьер-министры һәм Эстония президенты Русия белән сөйләшүләр өчен Европа берлегенең махсус вәкилен билгеләүне сорады. 🔸Иран белән АКШ арасындагы сөйләшүләр җомга көнне Оманда узачак. 🔸АКШ Русия, Кытай һәм башка теләсә кайсы ил белән атом кораллары запасларын киметү мәсьәләсендә хезмәттәшлек итәргә әзер, дип белдерде АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс. Бүген Русия белән АКШ арасындагы СНВ-3 килешүе гамәлдән чыга.