TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30114

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры379Количество просмотров
Опубликован5 февр.05.02.2026, 10:57
Содержимое поста

Содержимое

Тубыл мәхкәмәсе "Мирас" татар оешмасына 300 мең сум штраф салган Мәхкәмә белдерүенчә, оешма җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова социаль челтәрләрдә "милләтара нәфрәт" уятырлык постлар калдырган. Шәмсетдинова "Мирас" исеменнән мәхкәмә эшендә катнашырга теләмәгән, чөнки 2025 елның 4 декабреннән аның җитәкчесе булып тормавын белдергән. Эш материалларында "Мирас" исеменә бәйле рәвештә тарихи-мемориаль комплекс җирлегендә урнаштырылган монументаль объект та телгә алына. Мәхкәмә әлеге объектны "административ хокук бозу коралы" дип танып, аны дәүләт файдасына конфискацияләү турында карар чыгарган. Сүз Сүзге ханбикәгә ясалган һәйкәл турында барырга мөмкин. Күчем хан хатыны Сүзге ханбикәсенә әзер, ләкин урнаштырылмаган һәйкәлне Тубылдагы "Искер" мемориаль комплексыннан былтыр 30 июль төнлә машинага салып алып киттеләр. Шуннан бирле аның кайдалыгы билгесез. 2025 елның октябрендә Тубыл шәһәр мәхкәмәсе Шәмсетдинованың үзен дә милләтара нәфрәт кузгату административ маддәсе буенча гаепле дип табып, 17,5 мең сум штраф салган иде. "Мирас" оешмасына кагылышлы тагын бер эш Төмән Арбитраж мәхкәмәсендә карала. Төмән өлкәсе хакимияте Себер татарларының "Искер" тарихи комплексы корылмаларын, шул исәптән Күчем хан исемендәге мәчетне сүттерүне таләп итә. Чираттагы утырыш 6 мартка билгеләнгән. Луиза Шәмсетдинова 20 ел эчендә 40тан артык мәхкәмә узуын белдерде: "Гел көрәш булды: йә җир бирмиләр, йә юлны казыйлар, йә сүттерәләр". Аның фикеренчә, татар җәмәгатьчеләрен ясалма рәвештә "экстремистлар һәм сепаратистлар" итеп күрсәтергә тырышалар. Тулырак 👉монда укыгыз. Сылтама Русиядән VPN-сыз ачыла. Азатлык Радиосы материалларын уку, карау, тыңлау Русия кануннарына каршы килми.