Содержимое
Татарстанның берничә мәктәбендә укучыларның социаль челтәрләрен күзәтү өчен балалар турында мәгълүмат җыя башлаганнар "Еду в Татарстане" телеграм-каналы язуынча, республикада 5–11 нче сыйныф укучыларының социаль челтәрләрен караячаклар. Күзәтү кысаларына язмаларның текстлары, комментарийлар, репостлар, лайклар, төркемнәр исемлеге, шулай ук ихтимал язышу үзенчәлекләре керә. Әлеге чара соңгы вакытта Русия мәктәпләрендә һөҗүм очраклары арту белән аңлатыла. Ел башыннан мондый биш очрак теркәлгән, шуларның берсе — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә, тагын берсе — Башкортстанның Уфа каласында. Татарстанда ким дигәндә өч мәктәптә ата-аналардан балаларының телефон номерларын һәм социаль челтәрләрдәге битләренә сылтамалар сораганнар. Максат — хәвефле билгеләрне вакытында ачыклау һәм ихтимал инцидентларны булдырмау, диелә. Шул ук вакытта Татарстан мәгариф министрлыгында бу чараның мәҗбүри күзәтү булмавын ассызыклыйлар һәм ата-аналарның ризалыгы нигезендә генә үткәрелә торган "дигитал киңлекне мониторинглау" дип атыйлар. Моңа ничек карыйсыз?Ата-аналарның ризалыгы белән генә эшләнә дигәнгә ышанасызмы? @azatliqradiosi