Содержимое
Сан Франциско татарлары татар ризыкларын сатып татар йортын төзекләндерәләр Бу ялларда АКШның Сан Франциско шәһәрендә яшәүче татарлар татар ашларын сату эшен оештырды. Алар бу эштән кергән акчаны Сан Франциско татарларының йортына ремонт ясарга һәм татар чараларын уздырырга тотылачак. Бу хакта шундагы татар активисты Илхан Садри хәбәр итте. — 1966 елда бинабызда ризыклар сатып, аларны теләгән кешеләргә сату эшен башладык. Менә инде 60 ел шул гадәт дәвам итә. Ул системга салынган. Җәмгыятьнең идарәсе бар, казнасы бар. Үзебез тапкан акчаны шунда салып барабыз. Кирәк чакта кулланабыз. Ул казна өчен җаваплы ышанычлы кешеләребез бар. Ул акча ничек кайчан тотыла — идарә хәл итә. Акчаның зур өлеше Сан Франциско татарлары җыела торган татар йортын тәртиптә тоту өчен тотыла. Бу — безнең бина, аны Америкага килгән беренче татарлар үзара җыелышып сатып алды. Аны карап торырга кирәк, — дип аңлатты Илхан Садри. — Менә быел идәннәрне алмаштырырга булдык, чиратта тәрәзәләрне ныгыту. Бәяләр болайрак: 💰Итле пәрәмәч - $4,50 💰кәбестәле бөккән — $2,50 💰кабак бәлеше кисәге — $6. Пешерелгән ризыкның барысы да сатылып беткән. Сан Франциско татарларында өмә күренеше сакланып калган. Алар алдан сөйләшеп җыела, күмәкләшеп пилмән ясый яки чәкчәк пешерә. Монда өлкәннәр дә, урта буын кешеләре дә, яшьләр дә була. Татар йорты кайчан алынган, анда ниләр бар, яшьләр ни сөйли: барысы да бүген чыккан мәкаләдә. 👉Менә бу сытлама белән кереп укыгыз: