Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия армиясенең Харьковка һөҗүме нәтиҗәсендә, бер хатын-кыз һәм бала һәлак булган. Украина гадәттән тыш хәлләр эшләре хезмәте хәбәр итүенчә, хатын-кыз һәм 10 яшьлек баланың мәетләрен Богодухов шәһәрендә йорт җимерекләре арасыннан чыгарганнар. Тагын өч кеше җәрәхәтләнгән. 🔸Одессага һөҗүм нәтиҗәсендә, ким дигәндә бер кеше һәлак булган. Шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Лысак хәбәр итүенчә, күп катлы йортка, газүткәргечкә һәм машиналарга зыян салынган. 🔸Израил АКШны Иранның ракет програмына кагылышлы корылмаларга мөстәкыйль рәвештә һөҗүм ясарга әзер булуын кисәткән. Әгәр Тәһран баллистик ракетлар мәсьәләсендә «кызыл сызык»ны узса, Израиль моны эшләргә мөмкин дип белдергән. Бу хакта куәт оешмаларындагы чыганакларга сылтама белән The Jerusalem Post басмасы яза. 🔸Белгородта өйләргә җылы бирү өлешчә торгызылган. Өлкә губернаторы Вячеслав Гладковсүзләренчә, 61 йортта әле дә җылы юк. Кичә украин дроны һөҗүменнән соң ул 80 меңгә якын кешенең җылысыз калуын әйткән иде. 🔸Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына сәфәре кысаларында Кәрим Хәкимовка истәлек тактасын ачуда катнашкан. Кәрим Хәкимов Советлар иленең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле була. Истәлек тактасы Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Русия вәкиллеге бинасына куелган дип яза "Реальное время". @azatliqradiosi