Содержимое
Көн язмасы: Уфага техник белем алырга 240 Кытай студенты килә. Бу нәрсәгә китерә ала? Уфа һәм Чанчжоу университетлары техник фәннәрне өйрәнүдә уртак уку йорты булдыра. Ләкин Уфага укырга бары тик кытайлар гына киләчәк. Һәрхәлдә беренче елны. Бу нинди нәтиҗәгә китерә ала? Сәясәт белгече, Берлиндагы Русия һәм Евразияне өйрәнүче Карнеги үзәгенең фәнни хезмәткәре, Кытайның тышкы сясәтен өйрәнү белән шөгыльләнүче Темур Умаров әлеге хезмәттәшлекнең уңай якларын да, Башкортстанга китерә алырдай куркынычларын да күрә. Аның сүзләренчә, бу Уфа университеты өчен отышлы, чөнки алар валюта кереме ала, халыкара эшчәнлек күрсәткечләрен арттыра. Бүгенге Русия күзлегеннән караганда, Кытай университетлары белән хезмәттәшлек итүдә әлегә нинди дә булса проблемнар көтелми, ди белгеч. Умаров фикеренчә, Чанчжоу белән хезмәттәшлек Башкортстанга заманча технологияләргә, машиналарга һәм җиһазларга чыгу мөмкинлеге бирә ала. Аеруча 2024 елдан соң, әмма чынлыкта инде 2014 елдан башлап, Русиядә Көнбатыш технологияләрен алмаштыру процессы бара. 2016 елдан Кытай Русиянең төп экспортерына әверелде, бу рольдә Германияне алыштырды, һәм бүген Русиядә кулланылган технологияләрнең күпчелеге — кытайныкы. Әмма куркынычлары да бар. ✔️Беренчесе - Башкортстанның Кытай өчен инфраструктурага әйләнеп калуы. ✔️Икенчесе —галимнәрне ФСБ һәм контркүзләү оешмаларының күзәтеп торуы ✔️Өченче куркыныч — интеллектуаль милекне саклау. Бу һәм башка куркынычлар турында тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. Ачылмаса - монда басыгыз. @azatliqradiosi