TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30160

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры393Количество просмотров
Опубликован9 февр.09.02.2026, 10:12
Содержимое поста

Содержимое

⚡️Татарстанда хөкүмәт йортының торак-коммуналь һәм транспорт өчен җавап бирүче бүлеге җитәкчесе 61 яшьлек Фаил Салихов тоткарланган Бизнес Онлайн язуынча, аны ришвәтчелектә арадашчы булуда шикләнәләр. Шулай ук бу эш нигезендә шикләнелүче тагын бер кеше тоткарланган. Салихов төнне сак астында уздырган, ул кичә тоткарланган. Казандагы һәм Чаллыдагы йортында тентү узган. Бүген мәхкәмәдә чикләү чарасы каралачак. Аның тоткарлануына 2023 елда ике эшмәкәр арасындагы низаг сәбәп булган. Чыганаклар аларның исемнәрен ачыкламый, тик билгеле булганча алар миллионнарча сум аркасында арбитраж мәхкәмәсендә тартышкан. Бәхәс озакка сузылган, һәм эшмәкәрләрнең берсе мәхкәмә даирәсендәге танышларының элемтәләреннән файдаланырга булган. Аны "мәсьәләләрне хәл итүче" дип аталган арадашчыларның берсе белән таныштырганнар, әлеге кеше мәсьәләне 2,5 миллион сумга хәл итәчәгенә ышандырган. Арадашчы акчаны алган, ләкин уңай нәтиҗәгә ирешә алмаган. Мәхкәмә карары икенче тараф файдасына чыгарылган. Ә эшмәкәр арадашчыга акчаны кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать иткәч, тегесе баш тарткан. Шуннан эшмәкәр шикаять язган. Арадашчыны шимбә көнне тоткарлаганнар һәм сорау алу вакытында ул акчаны Фаил Салиховка тапшыруын әйткән. Бу маддә нигезендә Фаил Салиховка 7 елдан 12 елга кадәр төрмә яный. @azatliqradiosi