TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30163

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры393Количество просмотров
Опубликован9 февр.09.02.2026, 16:14
Содержимое поста

Содержимое

Европа берлеге Русиягә каршы 20нче санкцияләр җыелмасын әзерли. Документ өлгесенә (ул «Система» тикшеренү проектында бар) 30 кеше һәм 64 оешма кертелгән. Брюссель аларны Украинаның суверенитетын какшату, сугышны хуплау һәм гамәлдәге чикләүләрне урап узу белән бәйле дип саный. Документ өлгесендә Татарстан һәм Башкортстан белән бәйле кешеләр һәм ширкәтләр дә бар. Шуның берсе - "Алабуга" икътисадый зонасы мөдире Тимур Шаһивәлиев. Алабугада дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота. Әлеге дроннарны җитештерү өчен Алабугада студентларны җыюга җәлеп итәләр. Элегрәк Австралия Шаһивәлиевны чикләүләр исемлегенә керткән иде. Шулай ук Европа берлегенең исемлегендә Башкортстанның “Башнефть” ширкәте дә бар. Узган ел 13 сенятябрьдә Уфадагы "Башнефть-Новойл" заводына дроннар һөҗүм иткән иде. Европа берлеге илләре тышкы эшләр министлары әлеге чикләүләр җыелмасын 24 февральгә – Русиянең Украинага басып керүенең дүрт еллыгына кабул итәр дип фаразлана. @azatliqradiosi