TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30164

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры385Количество просмотров
Опубликован10 февр.10.02.2026, 06:02
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс Әрмәнстанга сәфәр кылды һәм ике ил арасында гражданлык атом энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады. АКШ Әрмәнстанга Русиядән энергетик бәйлелекне киметергә ярдәм итәргә ниятли. 🔸Мәхкәмә Татарстан хөкүмәт йортының ришвәтчелектә арадашчы булуда шикләнелгән түрәсе Фаил Салиховны 5 апрелгә кадәр өй сагына җибәргән. Икенче арадашчы - Валерий Салтыков тикшерү изоляторына ябылган. 🔸Мексика Кубага ярдәм итүен дәвам итәчәк. Бу хакта ил президенты белдерде дип яза җирле La Jornada басмасы. Клаудия Шейнбаум АКШның Кубага каршы санкцияләрне кырыслатуын хөкем итте һәм Кубага нефть җибәрүче илләргә пошлиналар кертүне гаделсез дип атады. Аның әйтүенчә, мондый сәясәт турыдан-туры Куба халкына зыян китерә, чөнки ул хастаханәләр һәм мәктәпләр эшенә комачаулый. 🔸Халыкара Олимпия комитеты украин скелетонисты Владислав Гераскевичка уеннарда Русия агрессиясе нәтиҗәсендә һәлак булган украин спортчыларының рәсемнәре төшерелгән башлык куллануны тыйды. Комитет моны сәяси белдерү дип бәяләде. 🔸Әгерҗедә 500 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзү өчен 701 млн сум акча бүлеп бирелгән. 1936 елда төзелгән 1нче гимназия тулысынча диярлек тузган. Яңа мәктәп быел әзер булырга тиеш. Элегрәк Татарстанда биш яңа мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы төзү планлаштырылуы хәбәр ителгән иде. Алар Казанда, Чаллыда, Әгерҗедә, Минзәләдә һәм Буада барлыкка киләчәк дип яза Бизнес Онлайн. @azatliqradiosi