Содержимое
Татарстанда Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыра алмаган укучылар һөнәри белем ала алачак белем бирү оешмалары исемлеге билгеләнде. Исемлеккә 23 көллият һәм техникум кергән дип яза республиканың мәгариф һәм фән министрлыгына сылтанып «БИЗНЕС Online». Әлеге уку йортлары Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Алабугада, Арчада, Баулыда, Кукмарада, Мамадышта, Нурлатта, Саба районында, Спас районында, Тәтештә һәм Чистайда урнашкан. Һөнәри укыту өчен 40 һөнәр һәм белгечлекне үз эченә алган исемлек расланган. Алар арасында пешекче, кондитер, эретеп ябыштыручы, токарь, слесарь, тракторчы, электромонтер, автомобильләр һәм җиһазларны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү остасы, лаборант, станоклар һәм технологик корылмалар операторы, насослар һәм компрессорлар машинисты, фермер, агроном, график дизайнер һәм башка һөнәрләр бар. Быел үз көченә кергән канун нигезендә, төрле сәбәпләр аркасында Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыра алмаган һәм аттестат бирелмәгән 9нчы сыйныф укучылары бушлай һөнәр үзләштерә алачак. — Элек укучылар икенче елга кала, унычы сыйныфка яисә урта һөнәри белем бирү учреждениесенә укырга керә алмый иде, ә хәзер без аларны һөнәргә өйрәтәчәкбез, — дип билгеләп үтте элек "Татар-Информ"да туры эфир вакытында мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов. Татарстан быел дүрт фән урынына ике Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыруга нигезләнгән сынауга кушыла. Тугызынчы сыйныфтан соң аттестат алу өчен ике яисә дүрт имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Әмма ике имтихан нәтиҗәләре нигезендә аттестат алганнар өчен белем алуның бер генә мөмкинлеге каралган. Ике Төп дәүләт имтиханын буенча алынган аттестат белән унычы сыйныфка кереп мәктәптә укуны дәвам итү мөмкин булмаячак. Ике ОГЭ белән алынган аттестат урта һөнәри белем бирү оешмаларына барлык белгечлекләргә дә укырга керү мөмкинлеге бирми. Әгәр дә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы дүрт имтихан нигезендә аттестат алган булса, ул элеккечә үк унынчы сыйныфта да, көллиятләр һәм техникумнардагы теләсә кайсы белгечлек буенча да укуын дәвам итә алачак. ▪️Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур. Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле. Русиядә мигрантларга каршы дәвам итүче сәясәт шартларында вазгыять тагын да кискенләшә. @azatliqradiosi