Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстан күгендә ике пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр итә рәсмиләр. Росавиация Казан һәм Түбән Кама күгендә очышларны вакытлыча тыйды. Татарстан башкаласында дрон һөҗүме куркынычы ике тапкыр игълан ителде. 🔸Харков өлкәсенең Богодухов шәһәрендә Русия һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше, шул исәптән өч кечкенә бала һәлак булган. Өлкә хакимияте башлыгы Олег Синегубов хәбәренчә, дрон шәхси торак йортка төшкән, шундагы өч бала һәм 34 яшьлек ир һәлак булган. Тагын 74 яшьлек хатын-кыз һәм 35 яшьлек йөкле хатын-кыз җәрәхәтләнгән. 🔸Волгоградта төнлә «Лукойл» нефть эшкәртү заводына һөҗүм ясалган, дип хәбәр итә Astra шаһитлар төшергән видеоларга таянып. Ширкәттә янгын чыккан. Губернатор Андрей Бочаров шәһәрнең көньягындагы заводта янгын булуын раслады, ләкин исемен атамады. 🔸Канададагы Британ Колумбиясе провинциясендә атыш нәтиҗәсендә кимендә 10 кеше һәлак булган. Алты кешенең мәете Тамблер-Ридж мәктәбендә табылган, берсе хастаханәгә барганда үлгән, ә тагын ике мәет шәхси йортта ачыкланган, дип хәбәр итә AFP. Атучы үз-үзенә кул салган. CBC мәгълүматына караганда, полиция әлегә җинаятьнең мотивын атый алмый. 🔸Рамзан Кадыров юл казасына юлыкка улы Адам белән видео чыгарды. Видеода Чечня башлыгы өстәл артында ярдәмчесе Висмурад Алиев белән сөйләшә, аннары бүлмәгә Адам Кадыров керә. Адам Кадыров кортежы казага эләгүе турында 16 гыйнварда хәбәр ителде. Шуннан соң ул күренми торды.