TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
Содержимое поста
Содержимое
Дрон калдыклары төшү сәбәпле, Казан янындагы йортлар һәм балалар бакчасы эвакуацияләнгән Бүген Татарстанга һөҗүм иткән пилотсыз очкычларның берсе Залесный бистәсе өстендә бәреп төшерелгән. Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте хәбәр итүенчә, Аксаков урамындагы берничә йорттан кешеләр, шулай ук 147нче балалар бакчасыннан балалар эвакуацияләнгән. Махсус хезмәтләр куркыныч юклыгын раслаганнан соң, кешеләр өйләренә кире кайта алачак. Рәсмиләр хәбәренчә, бүген Татарстан күгендә өч дрон бәреп төшерелгән. «Корбаннар да, җимереклекләр дә юк. Барлык ширкәтләр дә үз тәртибендә эшли», — дип белдерде Казан Кирмәне сүзчесе Лилия Галимова. Татарстан күгендә соңгы тапкыр дроннар гыйнварда бәреп төшерелгән иде.