Содержимое
❗️Казан янында реле җайланмасы шкафларын яндыруда шикләнелгән үсмерләр тоткарлаган Татарстанның Васильево бистәсендә өч үсмер тоткарланган. Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белдерүенчә, аларны тимер юл светофорын көйләүче реле җайланмасы шкафларын яндыруда шикләнәнләр. Үсмерләр мессенджерда вакытлыча эш тәкъдим итүче игъланга юлыккан һәм акча эшләп алырга булган, дип белдерә ФСБ. 116.ru язуынча, аларга моның өчен 35 мең сум, “Республика Татарстан” мәгълүматынча, 40 мең сум түләргә вәгъдә иткәннәр. Реле шкафын яндыру омтылышы 25 гыйнварда билгеле була, ә үсмерләрне 26 гыйнварда тоткарлыйлар. “Бизнес Онлайн” тикшерү идарәсенә сылтанып язуынча, үсмерләргә моның өчен интернет-үгетләүчеләр 30 мең сум түләгәннәр. Нәтиҗәдә егетләргә террор гамәле кылу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Үсмерләр сак астына алынган. Аларның өйләрендә тентү узган. Узган ел Бөгелмә шәһәре янында реле җайланмасы шкафларына ут төртүдә гаепләнеп, өч балигъ булмаган егет сак астына алынган иде. Тикшерү версиясенә күрә, 2025 елның августында Лениногорски көллиятендә укучы ике 16 яшьлек һәм унынчы сыйныфта укучы 15 яшьлек үсмергә акча түләү вәгъдәсе белән чит илнең махсус хезмәтләре реле шкафына ут төртергә кушкан. Моның өчен аларга 24 мең сум акча вәгъдә ителгән, әмма соңыннан бу акча түләнмәгән. ▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең йөздән артык үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр. Алар Росфинмониторинг исемлегенә кертелгән. ▪️Үсмерләргә террорчылык һәм экстремизм маддәләре нигезендә җинаять эшләрен, аерым алганда, тимер юллларда реле җайланмасы шкафларын яндырган өчен яки моны эшләмәкче булганга, хәрби комиссариатларга ут төрткәнгә яки төрмәкче булганга, сугышка каршы граффити ясаганга, мәктәптә атыш оештырырга теләүләре турында язышканга, Русиядә тыелган "Русия Азатлыгы" легионы белән хезмәттәшлек иткәнгә ачалар. #Татарстан @azatliqradiosi