TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30200

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры465Количество просмотров
Опубликован14 февр.14.02.2026, 15:49
Содержимое поста

Содержимое

Төркиянең Истанбул шәһәрендә "Әпипә" дип исемләнгән күргәзмә баруы турында язган идек Күргәзмәдә берничә татар хатын-кыз образы аша татарларның Кытайдан Төркиягә килү тарихы, милләт язмышы тасвирлана. Барлык экспонатлар татарларның гаилә архивыннан алынган чын әйберләр. — Безнең гаиләдә татар мәдәниятенә караган бик күп әйбер сакланып калган. Үзем дә шаккаттым, бу — зур байлык. Үзем дә татар әкиятләрен, җырларын ишетеп үстем. Һәрвакыт безгә кунаклар килсә дә яки без кунакка барсак, туганнар истәлекләрен сөйләде, мин шуларны тыңлап, сеңдереп үстем. Тел дә югалмады, әби-бабайларым Кытайда, аннары Төркиядә яшәсә дә үз татар ризыкларын пешерде. "Әпипә" күргәзмәсе — шул истәлекләрнең кино кадрлары кебек, тулы бер милләт һәм аерым кешеләрнең хәтер коридорлары буйлап сәяхәт, — дип дәвам итә сәнгатькәр. — Күргәзмәдә безнең туганыбыз Сания апаның истәлеген тыңлап була. Ул мине тетрәтте. Дөрес, аларның һәрберсе авыр, куркыныч юл узган. Сания апа Маньчжуриядәге сугыш елларында булган хәтирәсен сөйли, ул вакыттагы яшәү шартлары авыр булганын искә ала. Аларның могҗиза белән исән кала. Ул әнисенең сөйләгәннәренен үзе кичергән хәлләр итеп сөйли. "Без гаилә белән кырдан кайта идек, янәшәбездә атларыбыз бар һәм гитара. Ул вакытта Кытайда инде урыс гаскәрләре. Юлда кинәт безне урыс гаскәриләре туктатты. Безне аталар дип уйладым. "Арбадан төшегез!"дип боерык бирде. Шул мизгелдә кечкенә улым гитараны күтәреп, урыс солдатына урысча эндәшеп: "Моны нишләтим?" — дип сорады. Күрәсең, солдат үзенең яшьлек елларын искә төшергәндер — Аллаһ безне саклады, аның күңелен йомшартты. "Ярар, үз юлыгыз белән китегез", — диде ул. Мин балаларны соңгы тапкыр күрәм дип уйладым, әмма без котылдык. Кем белә, бәлки, бөтен бер дөнья сугышы вакытында шушы гитара безне генә саклап калган бердәнбер очрак булгандыр. Гомер бетмәгән булып чыкты, без Төркиягә китеп сакланып калганбыз". Менә шушындый тарихларны тыңлап үскән кеше мин", ди күргәзмәне оештыручы Гүнәш Төркол. Гүнәш эмигрант тарихларында чорга бәйле уртак яклар да, аермалар да бар, ди. — Безнең гаилә 1950 нче елларда Төркиягә килгәндә җитди икътисади кыенлыклар кичергән, әмма зур тырышлык һәм хезмәт ярдәмендә тиз арада аякка баскан, гаиләләренә киләчәк кора алганнар. Туганнарның бер өлеше соңрак Америкага яки Европа илләренә күченгән. Калганнары исә бүгенге көнгә кадәр үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек рухында яши. Үҗәтлек, тырышлык, гыйлемгә омтылу. Төркиядәге татар мөһаҗирләрен, бәлки, шушы сыйфатлар билгелидер, башкалардан аерып тотадыр, — диде ул @azatliqradiosi