Содержимое
Вафирә Гыйззәтуллинаның юбилее узды. Дәүләт аны искә алмады Татарстан, татар халкының хокуклары өчен көрәшкән сәнгатькәрнең тууына 80 ел тулды, әмма аны зурлап искә алу булмады. Җырчы гомер буена Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшләгән булса да, туган сәхнәсендә аны искә алмадылар. Татарстан мәдәният министрлыгының Телеграм каналында да ләммим, рәсми сәхифәсендә дә искә алу юк. Казанда бердән-бер чараны кызы Камилә оештырды. "Чулпан" мәдәният йортында бушлай кичә узды. Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алуда аның белән бергә эшләгән җырчылар да, яшьләр дә чыгыш ясаган. "Вафирә зур җырчы булды. Кызганыч, бүген Вафирә Гыйззәтуллина суверенитет өчен көрәшүче итеп кенә кабул ителә, шуннан куркалар бугай. Бүген ул уңайсыз шәхес", дип сөйләде аның чордашы Азатлыкка. "Гыйззәтулиинаны лаеклы искә алмавыбыз безгә оят булырга тиеш, — дип сөйләде аның белән милли хәрәкәттә йөрүче шәхес. — Бүген барыбыз да "Туган тел" белән татар чараларын тәмамлануына аптырамыйбыз да. Әмма аны гадәткә нәкъ Вафирә Гыйззәтуллина кертте. Бөтен татар иҗтимагый съездында ул аны җырлады. Бернинди дә сценарий юк иде. Үзе уйлады, чыкты, җырлады. Халык торып басты. Вафирә Чечняга сугышка Татарстан балаларын җибәрмибез дип плакат тотып чыккан кеше. Протест йөзеннән Вафирә Гыйззәтуллина Русиянең атказанган артисткасы дигән исеменнән баш тартты. Татарстан Конституциясен яклап трамвай юлларына яткан шәхес. Татар мәктәпләре кирәк дип даими сөйләгән кеше". 🔻Вафирә Гыйззәтуллина ТАССРның халык (1981), РСФСРның атказанган (1988) артисты. 1990нчы еллар башында Татарстанның бәйсезлеген яулап йөрүчеләр рәтендә булды. 2001 елда юл казасында һәлак булды. Мәкаләне тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/nVzZW