Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстанда һәм Башкортстанда дрон һөҗүмне куркынычы тәртибе гамәлдә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында дүрт дронның Минзәлә юнәлешендә очуы турында хәбәр иттеләр. Дроннарны Татарстанның Зәй районы Кәдек авылы өстендә күргәннәр. 🔸Казан, Уфа, Түбән Кама һава аланнары эшләми торды. Уфадан әле дә бу чикләү алынмаган. Казанда 18 рейс тоткарлана. 🔸Бүген Женевада Русия, Украина һәм АКШның өч яклы очрашуы башлана. ТАСС язуынча, Русия делегациясе Женевага 9 сәгать очкан, чөнки дустанә булмаган илләрне урап узган. Швейцариягә Италия күгеннән кергәннәр. 🔸Путин зур сәяси эшләрдә катнашкан берничә хөкемдарның вазифасын күтәрү турында фәрман имзалады. Алар арасында «Баймак эше» хөкемдары да бар.