Содержимое
1989 елның 17-18 февралендә Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтае узды. Бу корылтайга барлыгы 620 делегат сайлана. Корылтай ачылышына сайланганнарның 586-сы килеп җитә. Русия төбәкләреннән һәм ул вакыттагы Советлар Берлеге республикалары булган Литва, Латвия, Беларус, Азәрбайҗан, Казакъстан, Таҗикъстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан татарларыннан да вәкилләр катнаша. Шулай ук бу чарага кырым татарлары төркеме килә. Ул вакытларда Казанның иң яхшы һәм халык иң күп сыя торган бинасын – Камал театрын алу да җиңел булмаган. Бина өчен оештыручылар обком кешеләре белән караңгы төнгә кадәр бәхәсләшкән. Алайса, Мәрҗәни мәчетендә үткәрәбез, дигәч кенә рәсмиләр ризалык биргән. Милли мәдәни җанлану нәкъ шул вакытта башланып китте. "Шул корылтайдан соң татар мәктәпләре ачылды", дип искә алган иде галим Фәрит Солтанов. Бүгенге көндә Татар милли хәрәкәте тарихта гына калды, ул елларда яуланган җиңүләр дә бетте, дип белдерүчеләр юк түгел. 📷Корылтайны оештыручылар @azatliqradiosi