Содержимое
Русия Дәүләт думасы операторларны ФСБ таләбе белән элемтәне өзәргә мәҗбүр итте Русия Дәүләт думасы "Элемтә турында"гы канунга кертелгән төзәтмәләрне икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Әлеге төзәтмәләр Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) теләсә кайсы төбәктә һәм теләсә кайсы вакытта элемтәнең теләсә нинди төрен өзәргә мөмкинлек бирәчәк. Документ нигезендә, операторлар ФСБ таләп иткән очракта хезмәт күрсәтүне туктатып торырга мәҗбүр булачак. Бу Русия президентының норматив хокукый актларында каралган очракларга нигезләнәчәк. Башта канун өлгесенә ФСБның "ватандашлар һәм дәүләтне куркыныч янаулардан саклау максатыннан" элемтәне чикләү турында "үтенечләр" җибәрә алу мөмкинлеге кертелгән иде. Әмма икенче укылышка "үтенеч" сүзе "таләп"кә алыштырылды, ә халыкны "янаулар куркынычыннан" саклау турындагы өлеш тулысынча алып ташланды. "Первый отдел" оешмасы юристы Евгений Смирнов сүзләренчә, төзәтмәләр кабул ителгәннән соң, элемтәне томалау сәбәпләре чикләнмәячәк. "Бу, киресенчә, президентның кулларын бәйсезрәк итә, чөнки мондый очракларны ул үзе билгеләячәк", дип белдерде Смирнов "Агентство"га биргән аңлатмада. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi