Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстанга күрше Чуашстан республикасында ике дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта республика башлыгы Олег Николаев белдерде. Беренче очракта дроннар Чабаксар шәһәренең Новоюжный районында һәм Чебоксары бүлгесендә (Яуши бистәсендә) бәреп төшерелгән. Берничә машинага зыян килгән. Иртәнге сәгать 7дән соң Николаев дроннарның кабат һөҗүме турында хәбәр итте. Әмма нәтиҗәләр турында ачыклык кертмәде. 🔸Татарстанда да 3.49 сәгатьтә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Росавиация Казан һава аланын ябып торды. Барлыгы 11 очкыч тоткарланган, икесен бөтенләй җибәрмәгәннәр дип хәбәр итә Бизнес Онлайн басмасы. 🔸Женевада Украинадагы сугышны туктату турында сөйләшүләр Русия вәкиллеге җитәкчесе Владимир Мединский позициясе аркасында көрчеккә терәлде, дип яза ике чыганакка таянып Axios басмасы. «Интерфакс»ның Русия тарафыннан булган чыганагы кичәге очрашуны «бик киеренке» дип атаган. Якынча алты сәгать дәвам иткән сөйләшүләр бүген дә дәвам итәчәк. 🔸Күптән түгел "ят агент дип танылган «Открытое пространство» проекты ябыла. Бу хакта аңа нигез салучы Александра Крыленкова игълан итте. Ул проект эшчәнлегенә катнашы булмаган кешеләрнең дә исемлеккә кертелүен әйтте. «Открытое пространство» 2012 елдан бирле эшләп килде һәм активистларга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнде. 🔸Бүген Татарстан һәм Башкортстан мөселманнары беренче тәрәвихны укыячак, иртәгә ураза керәчәк. Кайбер илләрдә мөселманнар уразага бүген керде, чөнки Согуд Гарәбстаны кичә Рамазан ае башлануын игълан итте. @azatliqradiosi