Содержимое
🕌Көн язмасы: Мигрантлар белән тулган Русия мәчетләрендә татарлар хуҗамы яки кунакмы? Согуд Гарәбстаны кичә Рамазан ае башлануын игълан итте. Кайбер илләрдә мөселманнар беренче тәравих намазын инде кичә укыды һәм бүген уразага керде. Татарстан һәм Башкортстан мөселманнары исә беренче тәравихка бүген җыелачак, ә уразаны иртәгә башлаячак. Рамазан — күпләр көтеп алган, күңелләрне дулкынландырган ай. Бу чорда ифтар мәҗлесләре үткәрү, бер-береңә авыз ачарга йөрү, мәчетләрдә бергәләп тәравих намазлары уку, сәдакалар бирү күркәм бер гадәткә әйләнә. Русия төбәкләрендә дә мәчетләрдә бу айга алдан ук әзерләнәләр, ифтарлар оештыру мәсьәләләре хәл ителә, ярдәм җыю башлана. Элек-электән мәчет татарлар өчен намаз уку урыны гына түгел, ә җәмәгать җыела торган үзәк тә булган. Анда балаларга исем кушканнар, ашлар уздырганнар, никахлар укытканнар. Бу эшләрнең барысын да гадәттә татарча алып барган имамнар башкарган. Мәчет милли тормышның аерылгысыз өлеше саналган. Русиядән күчеп киткән татарлар да яңа җирдә беренче булып мәчет, мәктәп салган. Соңгы елларда исә Русия төбәкләрендә мәчетләрдәге тел һәм мәдәни мохит күзгә күренеп үзгәрә. Кайбер урыннарда татар имамнарын башка милләт вәкилләре алыштыра башлады, җитәкчелеккә дә алар килә. Сәясәт белгече, "Нерусский" телеграм-каналы авторы Ринат Мөхәммәтов Азатлык Радиосына сөйләвенчә, Русиядә татарча сөйләшүчеләр саны кими, шуңа күрә алар мәчетләрдә дә азая. Аның сүзләренчә, элек Мәскәү мәчетләрендә татар бабайлары өчен булса да вәгазьләр татарча укылган. Хәзер исә татарлар мәчеттәге мөселманнарның 5–10 процентын гына тәшкил итә, ә татарча сөйләшүчеләр тагын да азрак. Мөхәммәтов татарларның мәчетләргә сирәгрәк йөрүен дә исәпкә алырга чакыра. 1990нчы еллардан башлап мәчетләргә Төньяк Кавказ һәм Үзәк Азия мөселманнары активрак йөри башлый, шул сәбәпле тел мохите чуарлана. Шул ук вакытта тарихчы Альфред Бустанов бу хәлне табигый процесс дип бәяләгән иде. Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi