TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30238

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры434Количество просмотров
Опубликован18 февр.18.02.2026, 11:46
Содержимое поста

Содержимое

Ханты-Манси автоном бүлгесенең (ХМАО) Түбән Варта районы мәхкәмәсе Үзбәкстан ватандашын 30 мең сум штрафка тарткан һәм Русиядән чыгарып җибәрү турында карар кабул иткән. Мөселман канунсыз миссионерлык эшчәнлегендә гаепле дип танылган. Бу хакта ХМАОның берләштерелгән мәхкәмәләренең матбугат хезмәтенә сылтама белән Islamnews хәбәр итә. «Ислам динен тотучы Үзбәкстан ватандашы көн саен биш вакыт миссионерлык эшчәнлеге алып барган, ягъни “Намаз” дини йоласын үтәгән. Бу гамәл җәмәгатьчелеккә ачык килеш үткәрелгән, чөнки бүлмә ишеге ачык булган, тулай торакта яшәүчеләр һәм өченче затлар ирекле кереп йөри алган. Шул ук вакытта ул бернинди дини оешмада тормаган, теркәлү документлары булмаган. Шулай ук тулай торак бүлмәсендә ул өченче затларга, анда яшәүчеләргә, үзенең дини тәгълиматы һәм карашлары турында сөйләгән, дини китабын шунда саклаган, әлеге әдәбиятны теләсә кем карый алган», диелә хәбәрдә. Үзбәкстан ватандашы төбәктә вахта ысулы белән эшләгән һәм тулай торакта яшәгән. Аңа каршы күршесе шикаять иткән. Шуннан полиция тикшерү башлаган һәм мәхкәмә аңа штраф салган һәм илдән чыгарып җибәрергә карар кылган. @azatliqradiosi