TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30241

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры412Количество просмотров
Опубликован19 февр.19.02.2026, 06:00
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Пермь төбәгендә җиденче сыйныф укучысы үзенең яшьтәшенә пычак белән һөҗүм иткән. Өлкә губернаторы Дмитрий Махонин хәбәр итүенчә, әлеге хәл Александровскиның 1нче санлы урта мәктәбендә булган. Җәрәхәтләнгән баланың хәле авыр. 🔸Украина Кораллы көчләре Псков өлкәсе Великие Луки шәһәрендәге нефть ширкәтенә һөҗүм иткән. Бу хакта төбәк губернаторы хәбәр итә. Һөҗүм нәтиҗәсендә нефть эшләнмәләре сакланган мичкәгә ут капкан. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. 🔸«Дружба» торбасы аша Маҗарстанга нефть кудыру яңадан торгызылганчыга кадәр хакимиятләре Украинага дизель ягулыгын җибәрүне туктата. Бу хакта Маҗарстан тышкы эшләр министры Петер Сийярто хәбәр итә. "Энергетика өлкәсендәге хезмәттәшлек үзара булырга тиеш", дигән ул. "Дружба" нефть үткәргече аша Маҗарстанга һәм башка илләргә нефть сатудан Русия миллиардларча доллар керем ала. 🔸Европа Берлеге спорт мәсьәләләре комиссары Гленн Микаллеф 2026 елгы Паралимпия уеннары ачылу тантанасына килмәячәген белдерде. Сәбәбе Русия спортчыларына үз байрагы астында катнашуга рөхсәт ителү. Украина вәкилләре дә шул ук сәбәп белән уеннарны бойкот итәчәк. Бу хакта Украина спорт министры белдерде. 🔸Уфада 1 марттан трамвай һәм троллейбуста йөрү бәясе артачак дип хәбәр итә «Город Уфа: транспорт и связь» телеграм-каналы. @azatliqradiosi