Содержимое
Татарстанның Буа районында реле җайланмасы шкафларын яндыруда шикләнелгән ике үсмер тоткарлаган Татарстан эчке эшләр министрлыгына сылтанып Kazanfirst хәбәр итүенчә, әлеге хәл 14 февральдә була. Тимер юлның техник хезмәткәрләре тулысынча янып беткән реле җайланмасы шкафын ачыклый. Әлеге урынны карау барышында җиһазның алдан ачылуы, аннары ут төртеп юк ителүе билгеләнгән диелә хәбәрдә. Нәтиҗәдә 19-22 яшьлек ике Буа шәһәре кешесе тоткарлана. Kazanfirst язуынча, аның берсе шәхси сак оешмасында эшли, икенчесе студент. Аларның өйләрендә тентү узган, "алдан сөйләшеп төркем белән террор гамәле кылу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Егетләр гаепләрен таныган диелә. ▪️26 гыйнварда Татарстанның Васильево бистәсендә өч үсмер тоткарланганы хәбәр ителгән иде. Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белдерүенчә, аларны тимер юл светофорын көйләүче реле җайланмасы шкафларын яндыруда шикләнәнләр. ▪️Узган ел Бөгелмә шәһәре янында реле җайланмасы шкафларына ут төртүдә гаепләнеп, өч балигъ булмаган егет сак астына алынган иде. ▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең йөздән артык үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр. Алар Росфинмониторинг исемлегенә кертелгән. @azatliqradiosi