TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30244

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры404Количество просмотров
Опубликован19 февр.19.02.2026, 12:41
Содержимое поста

Содержимое

Татарстанда тагын бер авыл юккачыкты Татарстан Дәүләт шурасының утырышында депутатлар Нурлат районының Покровский авылын бетерү өчен тавыш биргән. “Нурлат районының Яңа Тумба авыл җирлегенә керүче Покровский поселогы торак пункт билгеләрен югалтты һәм алга таба аның үсеш мөмкинлекләре күренми”, – дип китерә “Ватаным Татарстан” газетасы сайты район башлыгы Дамир Ишкинеев сүзләрен. Татарстанда юкка чыга баручы авыллар саны арта. Андый авылларны өйрәнүче галим, тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин 2018 елда Азатлык Радиосына соңгы ике елдан азрак вакыт эчендә генә дә республикада 30дан артык авыл юкка чыкканын әйткән иде. Галим 2018 елда "Юкка чыккан авыллар" дигән китап әзерләп бастырды. Анда кайсы районнарда нинди авыллар юкка чыкканы язылган. "Шушы китап язылганнан соң ике елдан азрак вакыт эчендә Татарстанда тагын 30дан артык авыл юкка чыкты. Сәбәпләре төрле. Кайбер авыллар дәүләт реестрында торса да, анда кеше яшәми", дигән иде Рафаил Шәйдуллин. "Моңа кадәр урыс авыллары юкка чыга иде. Хәзер татар авыллары да бетә. Эш юк. Татарстанда 1930-2016 еллар аралыгында 1200 авыл юкка чыккан. 70 проценты урысныкы булса, 20 проценты татар авылы иде. Татар авылларының юкка чыгу темпы арта бара", диде галим. Бу хакта мәкаләне тагын бер искә төшереп китәбез – монда кереп укыгыз. @azatliqradiosi