Содержимое
Хәерле җомга көннәре белән, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 20 февраль, кыскача яңалыклар мондый: 🔸Газзә сызыгы өчен «Тынычлык шурасы» бюджетының җиде миллиард доллардан артык өлешен Казакъстан, Азәрбайҗан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко, Бәһрәйн, Катар, Согуд Гарәбстаны, Үзбәкстан һәм Кувәйт керткән. Бу хакта АКШ президенты Доналд Трамп "Тынычлык шурасы"ның Вашингтон шәһәрендә узган беренче утырышында чыгыш ясаганда әйткән. 🔸Доналд Трамп Русиягә карата санкцияләрне тагын бер елга озайтты. Сүз 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләве сәбәпле кертелгән чикләү чаралары турында бара. Чикләүләр ул чактагы АКШ президенты Барак Обама тарафыннан кертелде. Һәм ул озайтылып килә. Бу хакта АКШ федераль реестры сәхифәсендә хәбәр иелә. 🔸Татарстанда биш сәгатькә якын дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә булды. Һава аланнары ябылмаса да, Казанда дистәдән артык очкыч тоткарланды. Бу атнада дроннар һөҗүме тәртибе пәнҗешәмбедән кала көн саен диярлек игълан ителде. Республикада дроннар бәреп төшерелүе турында хәбәрләр булмады. 🔸Казанда Г.Камал театрының яңа бинасы янында яктырткычлар белән музыкаль фонтан куярга ниятлиләр. Бу хакта журналистларга шәһәр мэры Илсур Метшин Кабан күле яр буеның өченче чиратын төзекләндерү проектын тәкъдим итү вакытында әйткән. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз. @azatliqradiosi