Содержимое
Башкортстанда әйләнә-тирә мохитне саклау активисты Таңсылу Аслаеваны WhatsApp-тагы комментарийлары өчен Русия армиясен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә штрафка тартканнар. Баймак район мәхкәмәсе хөкемдары Гүзәл Сәфәрова 68 яшьлек активист Таңсылу Аслаевага 15 мең сум күләмендә штраф салган. Бу хакта мәхкәмә сайтындагы сылтама белән ASTRA хәбәр итә. Мәхкәмә материалларында әйтелгәнчә, Аслаева WhatsApp-та "пропаганда характерындагы гамәлләрнең җәмәгатьчелек чалымнары" булган комментарий урнаштырган. Әмма төркемнең исеме дә, комментарийның эчтәлеге дә әйтелми. Аслаева гаебен таныган һәм комментарийны үзе язганын раслаган. Аның сүзләренчә, Русия армиясен "дискредитацияләү" нияте булмаган. 2023 елда Аслаева Башкортстанның Баймак районы Ишморза авылы халкы белән бергә алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы чыгып, әлеге эшләрне туктатуга ирештеләр. Ул вакытта Ишморзада бер меңнән артык кеше җыелды. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi