Содержимое
20 февраль Русия һәм соңрак Төркия сәясәтчесе, Идел-Урал штатын оештыруны җитәкләгән Садри Максудиның вафат булган көне. Садри Максуди 1957 елның 20 февралендә 78 яшендә Истанбулда дөнья куя һәм Истанбулның Зынҗырлыкую зиратында җирләнә. Максуди 26 яшендә Русия Думасы депутаты булып сайлана. Ул татар мәгарифен яклап 38 тапкыр трибунага чыга. Максуди татар милләтенең хокукын яклаган өчен чит илгә куылгач та үз милләте хокукын Европа күләмендә йөри. Ататөрек - Мостафа Кәмәл аны Төркиягә чакыртып китерә. "Төркия өчен Максуди бик мөһим кеше, аны яңа буын кешеләре дә белергә тиеш. Төркия парламентында озак еллар буена актив депутат булган кеше бит ул", дигән иде Азатлык Радиосына галим Исмаил Төркоглы. Күптән түгел ул Максуди турында китап чыгарды. "Монда мин Русия империясенең тарихы турында да аңлаттым, андагы татарларның тормышы нинди булган. Моны белмичә, күзалламыйча Садри Максудиның узган юлын аңлап булмый. Бигрәк тә Төркия укучысына. Русия империясендә татарлар ничек яшәгән, ни теләгән, нәрсәгә омтылган, ни өчен туган якларыннан чыгып китәргә мәҗбүр булган — барысы да аңлатылды. Казан ханлыгы басып алынган вакыттан алып яздым. Китап шуның белән ачыла. Садри Максудиның нәселе каян чыккан, фамилиясе ниләр аңлата. Аның гаиләсе, туганнары турында да белү мөһим. Максуди Казанда учительская школада укуын да белү, аңлату кирәк. Бу күпләргә тәтемәгән, ни өчен Максуди урысча укыганын да аңлаттым. Садриның Парижда укыган, эшләгән чаклары да җентекле язылды. Шәхси тормышын да ачыкладым", диде Исмәил Төркоглы. Бу хакта тагын бер искә төшереп китик - монда кереп укыгыз. @azatliqradiosi