TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30251

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры391Количество просмотров
Опубликован20 февр.20.02.2026, 14:00
Содержимое поста

Содержимое

Русия юстиция министрлыгы 2022 елның июлендә YouTube-та дөнья күргән «Татар һәм башкорт халкына һәм барлык төрки халыкларга мөрәҗәгать. Берләшергә вакыт. Идел-Урал» дип аталган видеороликны «экстремистик материаллар» исемлегенә керткән. Бу хакта министрлык сәхифәсенә сылтама белән "Идел.Реалии" хәбәр итә. Министрлык мәгълүматына караганда, әлеге карар 2025 елның 12 декабрендәге Татарстан югары мәхкәмәсе карары нигезендә кабул ителгән. YouTube-ның Tatnews каналында урнаштырылган әлеге видеода Таһир Миңнебаев «төрки халыкларның бер вәкиле» исеменнән башкортлар һәм татарларга мөрәҗәгать итә. Сугышка кадәр үзенең Одессада яшәвен әйтә. «2022 елның 24 февралендә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Күп кенә мөселманнар Украинаны ташлап китте. Күпләр исә Украинада калды, кайберләре үз җирләрен, милкен һәм якыннарының гомерен саклау өчен кулларына корал алды», — ди видеода Миңнебаев. Ул татарлар һәм башкортларга мөрәҗәгать итеп, «безнең балаларны тыныч халыкны, хатын-кызларны һәм балаларны үтерергә җибәрәләр», дип белдерә. «Инде күп сандагы мәетләрне туган якка җирләргә кайтардылар», — ди ул. Миңнебаев «халкыбыз улларын Украинада үлемнән туктатырга» чакыра: «Чынлыкта безнең дошман кем икәнен мең кат уйлагыз. Тамырларыбызда ислам каны ага һәм кайный икәнен онытмагыз», — ди ул. Автор шулай ук төрки халыкларга мөрәҗәгать итеп, «Көфер дип аталган зур төрмәдә яшәвебез турында уйланырга» чакыра. Татарстан Югары мәхкәмәсе карарына күрә, видеороликны «экстремистик материал» дип тану турында шикаять белән республика прокуроры мөрәҗәгать иткән. Җавап бирүче буларак Камалов Илнар Рафис улы күрсәтелгән. Матбугат чараларында аны «Ватанчы» хәрәкәтенә нигез салучы дип атыйлар. Камаловка карата «нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешелек абруен кимсетү» маддәсе (Русия Җинаять кодексының 282 маддәсе, 2нче өлеше) нигезендә җинаять эше кузгатылуы әйтелә. @azatliqradiosi