TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30254

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры367Количество просмотров
Опубликован21 февр.21.02.2026, 06:15
Содержимое поста

Содержимое

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнә. Бу мөһим көн ЮНЕСКО тарафыннан үткәрелә. Ул дөньяда туган телләрнең әһәмиятен һәм саклау кирәклеген хәтерләтү өчен кертелгән. Соңгы елларда Русиядә милли телләр хәле бигрәк тә мөшкел булып күренә. Рәсми җанисәп саннарына караганда, милли телләрдә сөйләшүчеләр саны зур тизлек белән кими бара. Тел активистлары телләрнең мәгариф системыннан кысрыклап чыгарылуына зарлана, бу коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип кисәтә. Русия Украинага каршы алып барган сугыш шартларында тел өлкәсендә активлыкның да хәзер куркыныч булуын, сәясәткә нык бәйле итеп кабул ителүен дә әйтә белгечләр. Бу шартларда милли телләрнең хәле ничек? Азатлык берничә тел активисты белән сөйләште. Без алардан туган тел язмышына тәэсир иткән һәм уңай, һәм тискәре күренешләрне барларга сорадык. 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi