TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30257

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры374Количество просмотров
Опубликован21 февр.21.02.2026, 10:23
Содержимое поста

Содержимое

❗️Дроннар һөҗүме янавы сәбәпле Казанда планлаштырылган урам чаралары, шул исәптән май чабу бәйрәме узмаячак. Бу хакта Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе матбугат хезмәтенә сылтанып Бизнес Онлайн язды . Хәзерге вакытта Черек күл янындагы паркка кешеләрне кертмиләр, шугалак шулай ук вакытлыча эшләми. Казанда дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле, бүген мәктәп укучылары укытучылар белән бергә махсус яшеренү урыннарына төшкән. Бу хакта шәһәрнең мәгариф идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Казаннан тыш, дроннар һөҗүме куркынычы Әлмәт, Алабуга һәм Түбән Камада да игълан ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы саклану урынына яшеренергә, тәрәзәләр янына килмәскә чакыра. Татарстанның барлык һава аланнары ябылды. Шул сәбәпле 50дән артык очыш тоткарлана. Әлмәт районында дроннарның сәнәгать корылмаларына һөҗүм итү омтылышы булган дип хәбәр итте район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова. Хәбетдинова халыкны урамда йөрүне мөмкин кадәр киметергә һәм тәрәзәләрдән ерак торырга чакырды. «Куркыныч көчәйгән очракта яшеренү урыннарына бару кирәклеге турында кисәтү игълан ителәчәк», — дип өстәде ул. Дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе бу атнада Казанда дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көнне дә берничә сәгать гамәлдә булды. @azatliqradiosi