Содержимое
Татарстан күгендә бүген 11 дрон бәреп төшерелгән Бу хакта Русия саклану министрлыгына сылтанып ТАСС хәбәр итә. Соңгы тапкыр Татарстанга мондый көчле һөҗүм узган елның 12 августында ясалган иде. Ул вакытта барлыгы 9 дрон бәреп төшерелде. Бүгенгесе Русиянең Украинага каршы башлаган баскын сугышы чорында Татарстан күгендә берьюлы иң күп санда дрон бәреп төшерелгән очрак. ▪️Татарстанга беренче дрон һөҗүме 2024 елның 2 апрелендә ясалды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде. ▪️"Алабуга" махсус икътисад зонасында дроннар җыю ширкәте урнашкан. ▪️Элек Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. @azatliqradiosi