Содержимое
Русиянең Украинага каршы баскын сугыш башлавына тиздән дүрт ел 21 февральдә Парижда украиннар оешмасы уздырган йөрештә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев тә катнашты. Ул Республика мәйданыннан Бастилия мәйданына кадәр узган йөрештә Татарстан байрагын һәм "Украина иреге = Татарстан иреге" дигән шигарь күтәреп барды. Sota язуынча, чарада якынча 3 мең кеше катнашкан. Алар арасында украиннардан тыш башка милләт вәкилләре дә күп булган. ▪️24 февраль көнне Русия президенты Украина территориясендә "махсус хәрби операция" (Русия хакимиятләре сугышны шулай дип атый - ред.) башлануын игълан итте, Русия гаскәре Украинага һөҗүм итте. Бүген сугышның 1460нчы көне. Сугышта бүгенге көндә Башкортстаннан кимендә - 9103 кеше, Татарстаннан - 7866 кеше һәлак булды. 📷Фәрит Зәкиев (сулда). @azatliqradiosi