TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30280

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры473Количество просмотров
Опубликован23 февр.23.02.2026, 05:53
Содержимое поста

Содержимое

⚡️Татарстанда дроннар һөҗүме аркасында нефть эшкәртү станциясендә янгын чыккан. Әлмәт шәһәре хакимияте хәбәр итүенчә, сәнәгать зонасы җирлегендә дрон кыйпылчыклары төшү нәтиҗәсендә ут чыккан. Зыян күрүчеләр юк, диелә. Astra басмасы җирле халык сүзләренә һәм үз анализына таянып һөҗүмнең "Транснефть" карамагындагы Кәләй авылы янындагы нефть куу станциясенә туры килүен хәбәр итә. Әлеге станция магистраль нефтьүткәргечләр системында төп үзәк булып хезмәт итә. Mash Ittash Telegram-каналы язуынча, Әлмәт халкы шартлауга охшаш 5–7 тавыш ишеткән. "Шулай ук шаһитлар күктә яктылык чаткылары күрүләрен әйтә — шуннан соң шәһәрнең бер районында янгын башланган", дип яза канал. Русия саклану министрлыгы төнлә Татарстан күгендә өч дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте. Алабуга, Әлмәт һәм Түбән Камада дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә. Татарстанда һава аланнары вакытлыча эшләми. Алар төн буена икенче тапкыр ябылды. ▪️21 февраль, шимбә көнне Русия саклану министрлыгы Татарстанда 11 дрон бәреп төшерелүе турында хәбәр иткән иде. Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан бирле бу иң күп һөҗүм ясалган очрак булды. @azatliqradiosi