Содержимое
Көн язмасы: Украинадагы сугышны хуплаучы Башкортстанның AY YOLA төркеме Европа илләрендә концерт куячак 2025 елны "Һомай" җыры белән танылган AY YOLA төркеменең беренче чыгышы 28 февральдә Сербия башкаласы Белградта узачак. Аннары AY YOLA Болгарстанга, Софиягә юл тота. Европа буенча турда шулай ук Маҗарстан белән Германия дә бар. AY YOLA-ның Европага чыгуы беренче тапкыр. Русия җырчылары Көнбатыш илләренә кертелмәгән яки аларның концертлары тыелган вакытта, популяр башкорт төркеме бер кыенлыксыз Европага визалар ала, концертлар оештыра. Ничек итеп? Моның артында кем тора? Берлинда яшәүче татар активисты (исемен иминлек йөзеннән язмыйбыз - ред.) AY YOLAның популярлыгы хакимиятне, пропагандистларны куркыткандыр дип чамалый. — Русия хакимияте урыслыкны көчәйткән арада монда башкорт төркеме миллилекне күтәрә, халыкта милли үзаңны үстерә. Хакимият нишләде? Аларны чакырып алып бүләкләргә күмде, төрле дәрәҗәле исемнәр бирде. Аннары соң AY YOLA Русия хакимияте оештырган барлык чараларда катнаша башладылар. Аннексияләнгән Кырымда чыгыш ясадылар, "Таврида" фестивалендә катнаштылар. "МузТВ" концертларында да, "Интервидео"да да алар бар. Алсу белән дә җыр яздырдылар, Дима Билан белән дә чыгыш ясадылар. Бөтен җиргә капкалары ачык. AY YOLA хәзер Русия хакимиятенең уенчыклары. Аларны күрсәтеп, хакимият менә бит Русиядә төрле милләтләр ничек бәхетле яши, алар ирекле иҗат итә, аларның мәдәниятләре үсештә дип әйтә ала. Тәнкыйтьчеләр телләр тыела дисә, ничек инде тыела дип менә башкорт төркеме никадәр популяр дип авызларын йомачаклар. Русиядә милли проблемнар юк! — дип фикерләре белән уртаклаша активист. АКШта яшәүче башкорт активисты, чит илдәге башкорт комитеты әгъзасы Айгөл Лайон AY YOLA төркемен башкорт теле, җырын танытуы өчен хуплап була, әмма аларның баскын сугышны ачыктан-ачык хуплаулары бөтен тырышлыкларын сызып ташлый, дигән фикердә. Ул әгәр AY YOLA-ның солисты Ринат Рамазанов баскын сугышны хупламаса, хакимият Русиядә башкорт төркеменә ул кадәр популярлашырга ирек бирмәс иде, аларга юллар ябылыр иде, дип саный. — AY YOLA төркемнең башкортларны, башкорт телен танытуга зур өлеш керткәнен кабул итәм. Бу яктан афәрин. Төрки дөньяда да популярлык казандылар, урыс телле кешеләргә дә башкортларны күрсәттеләр. Әмма шушы каһәр суккан сугышны хуплаулары бөтен әйберне сызып ташлый. Менә аның төркемнең лидерын — Ринат Рамазанов үзе мобилизацияләнсә, ул бит бөтен башкорт, татар, хакас, бурят кебек фронтның сызыгына җибәрәләчәк кеше, тыныч кына, җылы җирдә утырып гомерен саклап кала алмаячак иде. Мәскәү өчен ул милләте белән бер тапкыр гына куллана торган чимал. Алдылар да ыргыттылар утка, бетте-китте. Бары тик кысык күзле башкорт булганга күрә бу сугышта һәлак булачак иде. Чөнки урыс түгел бит, әйдә башкорт "жалко что ли?!" Әмма Рамазанов аны сугышка җибәрмәячәкләрен белә. Шуның аркасында ул тыныч кына башкорт музыкасы белән шөгыльләннә, данга күмелеп яши, абзыйлар аны "маладис" дип аркасыннан кага, мәмиле урыннарда, дәрәҗәле кеше булып йөри. Тик ул бу баскын сугышны хупламаса, бәлки, хакимият аны шулкадәр күтәрмәс иде, акча бирмәс иде, популярлаштырмас иде, — ди ул. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi